Гөбәдия. Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт 1 чәй калагы чүпрә 1 йомырка 3 аш калагы шикәр комы 100 грамм атланмай 1 чәй калагы тоз он кирәгенчә алына. Эчлек өчен: 250 грамм бүрттерелгән дөге 200 грамм йомшартылган йөзем (карасы булса яхшырак) 250 грамм вакланган корт 2 аш калагы шикәр комы 250 грамм ак май 4 данә пешкән йомырка. гөбәдия Эш барышы: Иң элек чүпрәне стаканга салып, өстенә 4-5 аш калагы җылымса су салып күпертеп алабыз. Җылы сөткә күпертелгән чүпрәне, шикәр комы, тоз, йомырка, эретелгән атланмай салып болгатабыз һәм он салып камыр басабыз. Камырыбыз кулга ябешеп тормаслык хәлдә булырга тиеш. Камырны җылы урынга, өсте ябулы килеш кабартырга куябыз. Кайнап торган тозлы суда дөгебезне бүрттереп алабыз. Йөземне чүбеннән аралап, чистартып, юып кайнар суга салып тотабыз (йомшарсын өчен). Шул арада йомыркаларны пешереп алабыз, суытабыз — вак итеп турыйбыз яки эре угычтан үткәрәбез. Гөбәдиягә дигән кортыбыз вак булмаса, аны төйгеч белән ваклыйбыз. Кабарган камырны бер зур һәм бер кечкенә кисәккә бүләбез. Зур кисәген җәеп, майланган табага куябыз. Камыр өстенә вакланган корт салабыз. Бүрттерелгән дөге белән йөземне бергә кушып, корт өстенә урнаштырабыз һәм өстенә шикәр комы сибәбез. Иң өскә вакланган йомырканы салабыз да, эретелгән атланмай сибәбез. Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөгеп чыгабыз. Гөбәдия өстенә вак умач сибәргә мөмкин. Эшләнеше: 1аш калагы атланмай, 1 чәй калагы шикәр комы, 3 аш калагы он салып уабыз. Мичтә 40-45 минут пешерәбез. Ашларыгыз, чәйләрегез тәмле булсын! Авт. Марьям Миннегулова ******* Тесто: 1 ст теплого молока 1 ч л дрожжей 1 яйцо 3 ст л сахара 100 гр слив масла( маргарин) 1 ч л соли Мука. Начинка: 250 гр готового риса( сварить) 200 гр мягкого изюма( если темный лучше) 250 гр красного творога 2 ст л сахара 250 гр сливоч масла 4 шт сваренных яйца Готовим тесто. Делаем опару. В стакан кладем 4-5 ст.л. воды и дрожжи. Затем в теплое молоко кладем эту опару, сахар, соль, яйцо, растопленное масло, муку и замешивает тесто. Тесто не должно прилипать к рукам. Даём тесту подняться. Начинка. Рис отвариваем в подсоленной воде. Изюм перебираем, моем и заливаем кипятком( чтобы размягчился). Яйца отвариваем. Мелко нарезаем( лучше через крупную тёрку ). Тесто делим на две части. Часть которая по больше кладем на сковородку смазанную маслом. Потом на тесто красный творог, смешанный рис с изюмом, посыпаем сахаром, яйца измельчённые, сверху льем растепленное слив масло( или нарезанные тонкими кусками масло). Закрываем пирог маленькой частью теста, защипываем края. Верх пирога можно украсить крошкой( 1 ст л масла слив, 1 ч л сахара, 3 ст л муки перетереть). Печь 40-45 минут